Чубар-Абдул авылына ХVI гасыр аыхрында килеп урнаша башлыйлар. Бу авыл якын-тирә
авылларга караганда алданырак барлыкка килә. Картларның сөйләүләренә караганда Мәндәй, Буралы,
Илбәк авылларына караганда алданырак оешкан дип сөйлиләр. Бу тирәләрдә урманлык булган,
тау буенда матур елгасы, тау итәкләрендә чишмәләре, болынлыклары җирсез-сусыз халыкны үзенә
тарткан. Шуңа күрә, җирсез интеккән крестьяннар бу тирәләргә килеп чыгып төпләнгәннәр.
Бу авылның төп хуҗасы беренче килеп утыручы Габдулла исемле кеше булган. Ләкин авылны аның
исеме белән генә Габдулла авылы дип атамаганнар. Чубар Габдулла авылы дип йөрткәннәр, чөнки
Габдулла бик сипкелле булган. Габдулла Кама аръягыннан, хәзерге Әгерҗе районыннан килгән. Шулай
итеп, җирсез халыклар килеп чыгып, әкренләп авыл булып оешкан. Авылның төп халкы Казан татарлары.
Соңга таба да Казан якларыннан вак кустарьлар-тегүче, итекче, көмешче кебек һөнәр ияләре килеп йөри
башлаганнар. Аларның да кайберләре шушы җирләрдә утырып, төпләнеп калганнар. Мәсәлән,
Миннегали абый сөйләвенчә, аларның беренче буын борынгы буын бабалары көмешче булган.
Алар хатын-кыз бизәнү әйберләре ясаганнар.
ХIХ гасыр ахырларына ХХ гасыр башларына авылда кеше күп арткан. 1021 нче елга 1400 ләп кеше була.
Мал, товар ишәя. Авылда күбрәк таралган нәселләрдән Нәзир, Хөсәен, Бәшир, Гобәй нәселләре була. Соңга
таба авыллар аралаша башлагач, кайбер нәселләр кими төшә. Җир аз була. Авылдагы кешеләрне тәэмин
итәрлек булмый. Чөнки Кызыл Йолдыз тирәсендәге җирләр казна җире хисаплана. Ул җирләрне авыл кулаклары,
урта хәлле крестьяннар сатып алып чәчә. Авылда кайбер кешеләрнең җире күп була. Мәсәлән, Фаизов Г.,Ихсан,
Ильяс дигән кешеләрнең басу саен 5әр гектар җире булган. Гел җирсез кешеләр дә булган. Чөнки җир күптән
өләшенеп кайберләренең ата-бабасыннан 1-2 душ җире калган. Гел җирсез кешеләр Ирекле урынындагы бояр
җиреннән уртакка чәчеп туенганнар. 1905-1907 нче еллардан җирне ирләргә генә бүлгәннәр. Ул вакытта
Кызыл Йолдыз җире дә Чубар-Абдулга бирелгән. 1917 нче елдан җир барлык кешеләргә дә: ирләргә дә,
хатын-кызларга да бирелгән. Шуннан соң бар кеше дә иген чәчеп рәхәтләнә башлаган. Ләкин тормыш авыр
булган. 1914 нче елда башланган герман сугышында бик күп кеше һәлак булган.
Чубар-Габдулла авылы Самар губернасы, Бөгелмә өязе, Мәсгут волосте булып, 1870 елларны Уфа губернасы,
Минзәлә өязе Александр-Карамалы волосте булып әверелә. Бөек Ватан социалистик революциясенә кадәр яши.
Революция булганнан соң авылда кызыл гвардиягә ирекле язылучылар күп була. Мәсәлән, Исхаков Габделихан,
Габдрахманов Гали, Гизетдинов Сахап, Гизетдинов Кәшиф, Җамагулов Латыйп һәм башкалар.