Сайт бүлекләре
Мини-чат:
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Җир һәм галәмҖир һәм галәм. Җир планетасы - кояш тирәсендә әйләнүче 9 планеталарның берсе. Ә Кояш үзе - галәмдәге миллиард йолдызларның берсе генә. Галимнәр галәм турында бик күп беләләр, тик ачылмаган серләр тагын да күбрәк.
Тугыз планетага да борынгы грек аллаларының исеме бирелгән. Меркурий - аллалар илчесе. Венера - мәхәббәт алиһәсе. Марс - сугыш алласы. Юпитер - аллалар патшасы. Сатурн - Юпитерның әтисе. Уран - күк алласы. Нептун - диңгезләр алласы Плутон - тәмуг алласы.
Әгәр дә йолдызларны, күңелдән генә сызык сызып тоташтырсаң, алар сурәтләр хасил итәләр. Борынгы кешеләр шушы сурәтләр буенча йолдызларга төрле исемнәр биргәннәр. Һәрбер айга туры килгән йолдызлар бар дип уйлаганнар. Шулай итеп йолдызнамә килеп чыккан. *Сукояр = 20 гыйнвар-18 февраль *Балык = 19
февраль - 20 март *Куй = 21 март-19 апрель
*Үгез = 20
апрель - 20 май *Игезәкләр = 21 май - 21 июнь *Кысла = 22
июнь - 22 июль
*Арыслан = 23 июль - 22 август *Кыз = 23 август - 22 сентябрь *Үлчәү = 23
сентябрь -23 октябрь *Чаян = 24 октябрь - 21 ноябрь *Укчы = 22 ноябрь - 21 декабрь *Кәҗәмөгез = 22 декабрь -19 гыйнвар Белмәсәң - бел. - Җир елына бер тапкыр үз орбитасында кояш тирәсендә әйләнеп чыга. - Шул вакыт эчендә үз тирәсендә 365 тапкыр әйләнә димәк, шуның кадәр көн була). - Ә Ай шул вакыт эчендә Җир тирәсеннән 12 тапкыр әйләнеп уза (димәк, 12 ай була) Күккә карарга да онытмагыз!!! Төнге күк йөзенә карап, кешеләр борын-борыннан галәмне өйрәнгәннәр.Беренче астрономнар - йолдызсанарлар күккә үз күзләре белән генә караганнар. Хәзер исә йолдызларны җиргә мең тапкыр якынайтучы телескоплар бар. Бик танылган астрономнар дүртәү.
Җир эчендә ниләр бар? Җиребез - таштан, металлдан әвәләнеп су һәм туфрак белән капланган гаять зур шар. Ул дүрт катламнан тора. Иң өстә - әфлисун кабыгыдай тышча, аның астында - кайнар магма катламы - мантия. Җир үзәгендә - ике катлы төш. Ул металлдан тора.
Җирне сакларга кирәк!!! Җир - искиткеч гүзәл планета. Тик аның матурлыгына бүген куркыныч яный. Кешеләр океан, урман, елга - күлләр байлыкларын әрәм-шәрәм итәләр. Тирә-юньне пычраталар. Әгәр дә кешеләр байлык артыннан куу турында азрак уйлап, Җирнең иминлеге турында күбрәк уйласалар, алай ук куркыныч булмас иде. Күп кенә заводлар һаваны куркыныч газлар белән агулый. Ул газлар атмосферада туплана. Галимнәр әйтүенчә, бу, Җирнең чамадан тыш җылынуына китерергә мөмкин. Ә бу инде - планетабыз өчен үлем белән бер.
Төрле эчемлекләр салынган савытларны эшкәртеп, яңаларын эшләргә була. Җирне пычранудан саклар иде. Танкерлардан түгелгән бихисап нефть күпме диңгез хайваннарына һәм кошларына зыян сала. Нефтьтән кошларның канатлары укмаша. Алар оалмыйча ачтан үләләр. Һәр утыртылган агач - планетабызны һәлакәттән коткаруда бер адым. |
Поиск
Часы:
Календарь
MP3-pla:
Друзья сайта
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||