Чубар-Абдул мәктәп тарихы.
Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң, беренче мәртәбә, Чубар-Абдул авылында,совет мәктәбендә укыту 1917 елда башлана.Ләкин бу вакытта әле махсус салынган мәктәп булмый, укулар крестьян өйләрендә башланып китә. Бу вакыттагы беренче укытучылар Мадъяров Хаҗи һәм аның тормыш иптәше Мадъярова Наһар апалар булалар. 1920 елда авылда алтыпочмаклы өй зурлыгында клуб салына. Укуларны да шушы клубта алып бара башлыйлар. Көндезләрен балалар укый, кичләрен зурлар концерт-спектакльләр куялар. 1929-1930 елларга кадәр укулар шулай дәвам итә. Бу чорда инде авыл кешеләренең аң дәрәҗәләре шактый үсә. Диннең бары тик эксплуататор сыйныфлар өчен генә хезмәт итүен аңлап, авыл халкы, балаларны укытуны тагын да яхшырту өчен, гомуми җыелышта, мәчетне мәктәп итеп үзгәртеп корырга дигән карар чыгара. Чубар-Абдулда, мәктәп оештыруда түбәндәге иптәшләр бигрәк тә зур хезмәт куялар: Җәләев Шәрәф, Гыйлаҗев Миргалетдин, Ахтямов Кашиф, Хабибуллин Миңнулла, Исхаков Әхмәт, Хамзин Сараҗ, Фазлыев Мөҗәһит, Корбыев Төхбагали һәм башкалар була.
1925 елда Наһар апа авырып үлә, шуннан соң укытучылар алмашына башлый. Мадъяров Хаҗи абый да, 1932 елда, озак авырганнан соҗ, үлеп китә. Мәктәп мөдире итеп Мөслимов Раббани абый билгеләнә. Ул 1930 елда Сарман районы Шыгай авылыннан Чубар-Абдул башлангыч мәктәбенә күчеп килә. Бу вакытта авыл советы һәм колхоз активы район оешмалары алдына авылда 7 еллык мәктәп ачу мәсьәләсен куя. Чубар-Абдулда 7 еллык мәктәп ачарга рөхсәт ителгәннән соң, Чубар-Абдул авыл советына караган Киров исемендәге колхоз идарәсе мәктәп төзеп бирүне үз өстенә ала.
1933 елда мәчетне сүтеп мәктәп итеп үзгәртеп төзи башлыйлар. 1933 елның 7нче ноябрендә мәктәп салынып бетеп укулар яңа мәктәптә дәвам итә.
Беренче 7 еллык мәктәпнең директоры- Әминов, укыту бүлеге мөдире-Мөслимов Раббани була. Укытучылар: Александров, Хәмитов, Фахретдинов һәм башкалар.
1936 елда Чубар-Абдул 7 еллык мәктәбенең беренче чыгарылышы була. Бу вакытта мәктәп директоры - Бариев, завуч- Мөслимов Р.. Укытучылар:Зарипов, Гайниев, Нурмыев, Баязитова, Минһаҗов һәм башкалар. 1936 елның беренче чыгарылышында 7 нче классны 50 укучы тәмамлап чыга. Шуларның 14е укытучы булып эшли башлый, 5се хәзерге вакытта да (1970 елга) укытучы булып эшли. Болар: Идрисов Мирзанур, Саханова Гыйлминур, Мөслимова Тәзкирә, Мадъярова Галия һәм Салахова Мәрвәрләр. Ир укучыларның 15е Бөек Ватан сугышында һәлак булып калалар.
Мәктәпнең икенче чыгарылышында 24 укучы, өченче чыгарылышында-35 укучы укып чыгалар.
1940 елдан 1954 елга кадәр мәктәп директоры булып Җәләев Шәрәф эшли. Бу вакытта мәктәптә Каһирова, Александрова Сания, Мадъярова Зәйнәп, Исмәгыйлова Мөнәвәрә, Мусин Акмаллар укыта. Ә Исмәгыйлова Мөнәвәрә белән Мадъярова Зәйнәпләр 1942 елдан башлап укыта.
Галиева Банат
Мадъярова Зәйнәп
Җәләев Шәрәф Вәлиев Мөҗәһит