Вторник, 23.04.2024, 14:17
Вы вошли как Гость | Группа "Гости" | RSS

Чубар-Абдул урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы  Гимаева Фәсимә Хаҗиәхмәт кызы сайты


Мини-чат:
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү төре:

Икенче мәгълүматлардан алынган авыл тарихы

              Рос­сия борынгы актлар дәүләт архивы фондларында сакланучы документлардан   

       Бер документтан күренгәнче, Чубар-Абдул ясаклы татарлары "башкорт"лар белән договор төзеп (һәр хуҗаалыктан 

10 тиен оброк түләү шарты белән) 1733 елны килеп утыралар. Элеге мәгълүматлар авылның мөхтәрәм кешелэре Мортаза Мөсәлимов , 
Г'омэр Иштирәков һәм Зәбир Субаев күрсәтүе буенча 1793 елны язып алынган (РБАДА, 1324 фонд, 1 нче тасвирлама," 1089 саклау 
берәмлеге, 1350 нче бит арты). Авылда бер типтәр гаиләсе дә яши. Шулай итеп, Чубар-Абдул авылына югарыда телгә алынган кешеләрнең 
ата-бабалары нигез сала. Алар бу якларга кайсы яктан килгәннәр дигән сорау туарга мөмкин. Моны ачыклау өчен шул чордагы тарихи 
фонга күз салу, кайбер документларга мөрәҗәгать итү кирәк. 1713 елда Петр Беренче барлык татар морзаларына ярты ел эчендә 
чукынырга тәкъдим иткән указга кул куя. Татар алпавытларының бер өлеше, байлыкларын һәм өстенлекләрен югалтудан куркып, 
христиан диненә күчсә дә, байтагы динен сатмыйча үзлеренә буйсынган авыл кешеләре белән бергә Урта Азиягә, Урал якларына 
күченеп китә. Петр патшадан соң  да көчләп чукындыру сәясәте дәвам итә, хәтта рәхимсезрәк, әшәкерәк төс ала. 1731 елда Казанда 
яңа керәшеннәр эше буенча махсус комиссия оешкач, бу сәясәт эзлекле рәвештә һәм,тагын да киңрәк масштабта үткәрелә башлый. 
Менә щундый шартларда татарларның Казан өязеннән авыллары-авыллары белән күчеп китүләре ешая, массовый төс ала. Дини 
һәм милли изү белән килешергә теләмәгән татарлар күпләп Мәллә елгасы буендагы буш урыннарга да килеп утыра башлыйлар. 
Менә шулай күп авылларга, щул исәптән Чубар Абдулга да нигез салына. Чубар Абдул урта мәктәбендәге авыл тарихына багышланган 
бер кулъязмада шундыирак фикер әйтелә: "Авыл якын-тирә авылларга караганда алданрак барлыкка килә. Картларның сөйләүләренә 
караганда ул Мәндәй, Буралы, Илбәк авылларыннан алданрак оешкан [...] Бу авылның төп хуҗасы беренче килеп утыручы Габдулла 
исемле кеше булган. Ләкин авылны аның исеме белән Габдулла авылы гына дип атамаганнар. Чуар Габдулла дип йөрткәннәр, чөнки 
Габдулланың бите сипкелле булган. Габдулла Кама аръягыннан, хәзерге Әгерҗе районыннан килгән". Әлеге фикердә билгеле 
дәрәҗәдә хаклык бар. Чыннан да, югарыда телгә алынган авыллардан алданрак барлыкка килә ул. Әгерҗе якларыннан дип әйтү дә 
чынбарлыкка якын. Безнең уебызча, аңа нигез салучылар Казан өязе Җөри юлындагы Чубар Абдул дип аталган авылдан күчеп 
киләләр. Шуңа күрә яңа барлыкка килгән авыл да шулай атала башлый. Шулай итеп, хезерге Чубар Абдул авылының барлыкка килу 
тарихына ачыклык керә. 18 гасырда ул зур булмый. Бу хакта Россиядә үткәрелгән ревизия (салым түләүче халыкның санын алулар 
шулай атала) документларыннан беләбез. Дүртенче ревизия (1782 ел) вакытында Чубар Абдулда 72 ир-ат һәм 75 хатын-кыз теркәлә. 
Сословиеләре буенча алар барысы да - ясаклы татарлар (Башкортостан Республикасының үзәк тарих дәүләт архивы, И-138 фонд, 
2 тасв., 23 сакл., бер., 38 нче бит арты). Унтугызынчы гасырның беренче яртысында Чубар-Абдул Оренбург губернасы Бөгелмә
 өязенә керә. !851 елны әлеге өязне яңа барлыкка килгән Самара губернасына кушалар.Озак еллар(кайбер үзгәрешләр белән) авыл 
да бу губерна һәм өяз составында була. Ахыр чиктә ул Уфа губернасының Минзәлә өязенә күчерелә. 1859 елда Чубар-Абдулда 
70 хуҗалык, 254 ир-ат һәм 258 хатын-кыз исәпләнә. Авылда җәмигъ мәчетнең кайчан төзелүе билгеле түгел, әмма 18 гасырның беренче 
яртысында ул булган. 1870 елгы мәгълүматлардан күренгәнчә, бу мәчет каршында мәдрәсә эшли. Анда 60 шәкерт исәпләнә. 
Имам һәм мөдәрис булып (1863 елдан) Әхмәтҗан Ибраһимов тора.  19 гасырның 60 нчы елларында Чубар-Абдул авылы Уфа губернасы
 Минзәлә өязе Карамалы волостена күчерелә. Бу хакта 1870 ел мәгълүматларыннан беләбез. 1889 елда Чубар-Абдулда 167 хуҗалыкта 
916 кеше яши. 1896 елда 172 хуҗалыкта 470 ир-ат һәм 476 хатын-кыз исәпләнә. 1912 елда Чубар-Абдул элеккечә бер мәхәлләле авыл. 
Анда имам –хатип булып Хафизетдин Әхмәтҗанов тора. Ул Әхмәтҗан Ибраһимовның улы булса кирәк. Билгеле булганча, 19 гасыр
 ахырыннан татар мәктәп-мәдрәсәләре акрынлап яңа метод ("ысулы җәдид”) белән укытуга күчә. 1912-1913 уку елында авылда ике мәктәп 
эшли. Ир балалар мәктәбе ике таш бинада урнашкан. Анда 120 шәкерт сабаккка йөри. Хафизетдин мулла һәм тагын бер мөгаллим 
укыталар монда. Авылдагы икенче уку йорты-кыз балалар мәктәбе.Ул агач бинада урнашкан. Монда нибары 20 кыз бала укый,  
шуңа күрә бер мөгаллимә генә.   
Поиск
Часы:
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Җырлар:
MP3-pla:

Copyright MyCorp © 2024