Четверг, 28.03.2024, 16:36
Вы вошли как Гость | Группа "Гости" | RSS

Чубар-Абдул урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы  Гимаева Фәсимә Хаҗиәхмәт кызы сайты


Мини-чат:
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү төре:

Татарстанның кызыклы географиясе

                      
                 
                    Татарстан картасы.

                       Республика кайда урнашкан?

           Татарстан Республикасы Көнчыгыш Ауропа тигезлегенең көнчыгышында,

     Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгалары арасында урнашкан. 

    Татарстанньң географик координатлары: төньяк кинлекнең 54°30 - 56°,

    көнчыгыш озынлыкның 48° - 53°30.

Республика картасы рәвеше белән нәрсәгә охшаган? Күршеләребез кемнәр?

Татарстан картадагы сурәте буенча чүт кенә атка охшаган. Сибгат Хәкимнең

бу уңайдан язган шигырендә: "Чабып барган атка охшатам", дигән сүзләр бар.

Фән теле белән әйткәндә исә, мәйданның чик сызыклары турыпочмаклыкка туры килә.

Безнең чиктәшләр: төньяктан Марий-Эл, Удмуртия республикалары, Киров өлкәсе,

көнчыгыштан - Башкортостан, көньяктан - Ырынбур, Ульяновск, Самара өлкәләре,

көнбатыштан - Чуаш республикасы.

Республикага иң якын диңгез?

Каспий, (820км).

Иң якын тау?

Урал (350км).

Татарстан зурмы ул?

ха     Төньяктан көньякка - 290, көнбатыштан көнчыгышка 450 километрга сузылган.

Татарстан кайсы дәүләтләрдән зуррак?

Республиканың гомуми мәйданы 67832 кв.км. Дания (44,5), Нидерланд (41),

Бельгия (30,5) кебек дәүләтләрдән шактый зур дигән сүз бу. 

Рельеф нәрсә ул? Безнеке нинди?

Ул бик күп елга, ерымнар белән кискәләнгән.

  Эре калкулыклар түбәнлекләр белән чиратлаша.

   Җир өслеге калкулы тигезлектән тора, уртача биеклекләр - 150 м. Иң кечкенә

   түбәнлекләр - 53 м    дөнья океаны өслеге биеклегеннән. Иң югарысы - 382 м. 

   Көньяк-көнчыгышта Башкор­тостан чигендә, Бөгелмә - Бәләбәй калкулыгында.

   Урал тауларының көнбатыш тармакларына барып тоташа. 

  

   

Поиск
Часы:
Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Җырлар:
MP3-pla:

Copyright MyCorp © 2024