Воскресенье, 19.05.2024, 14:10
Вы вошли как Гость | Группа "Гости" | RSS

Чубар-Абдул урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы  Гимаева Фәсимә Хаҗиәхмәт кызы сайты


Мини-чат:
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Керү төре:

Каталог файлов

Главная » Файлы » Мои файлы

доклад
[ Скачать с сервера (35.1 Kb) ] 08.11.2011, 20:02

«Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә караган дәреслекләр турында.        

«Перспектив башлангыч мәктәп» концепциясенә караган дәреслекләрдән мин үзем "Әлифба”, "Әдәби уку”, "Азбука”, "Русский язык”, "Литературное чтение” дәресләрен укытам. "Перспектив башлангыч мәктәп” проекты дәреслекләре баланың тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп, аның иҗади мөмкинлекләрен һәрьяклы ачу максатын куеп төзелгән.   Әлеге укыту методик комплекты дәреслекләре барысы бер уртак эшкә корылган, "Азбука”да Миша белән Машаның сәяхәте булса, "Әлифба”да Әминә белән Әмирнең сәяхәте рәвешендә бара. Бу комплектта бер фәннән үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр икенче фәннәрне өйрәнгәндә дә файдаланыла.      Минем "Әлифба” һәм "Әдәби уку” дәреслекләре турында әйтеп китәсем килә.   Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.  Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.   Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, азбука дәресендәге кебек үк төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. «Әлифба» да аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән. Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.  Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.    Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә. Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау арларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.  Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.     I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.      «Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.   Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.     I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Кызганычка каршы бу әлифбаларга караган дәфтәрләр әлегә безгә кайтып җитмәде. Бу дәреслекләрнең укытучылар өчен методик ярдәмлекләре дә бар ди.   "Әдәби уку” дәреслегенә килгәндә текстлар оста сайланган. Алар мавыктыргыч һәм кызыклы, шул ук вакытта өстәмә мәгълүмат та бирә. Шигъри юллар кыска, кабатланганнары да очрый, охшаш яңгырашлы сүзләр дә кабатлана. Сәнгатьле сөйләмне, сүзнең мәгънәсен ачуда интонациянең, тыныш билгеләрнең әһәмиятен күрсәтү өчен, бер үк җөмлә яки текст, тыныш билгеләренең урыны алыштырылып бирелгән. Бу интонация үзгәрүдән җөмләдәге мәгънәнең дә үзгәрүен аңлатуга корылган.   Зуррак тукстлар чылбыр буенча уку өчен бик уңайлы. Балалар китап битенең читендә бирелгән сары һәм зәңгәр төсләргә карап, үз чираты җиткәнен белә.Мондый алым баланың игътибарлылыгын үстерә. Дәреслектә барлык төр халык-авыз иҗатына дә урын бирелгән. Балалар Әминә, Әмир белән бәхәсләшә-сөйләшә, кыен вакытта аларга ярдәм итә-итә сәяхәт итәләр. "Әдәби уку” дәреслегенә дә дәфтәр һәм хрестоматия китабы бар икән. Безнең әле аларын күргән юк. Киләчәктә тулы комплект белән эшләрбез дип өмет итәбез инде.     Гомумән, комплект яңа стандартлар таләбенә туры китереп, укучылар, ата-аналар һәм укытучылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп төзелгән.

Категория: Мои файлы | Добавил: Фасима
Просмотров: 3544 | Загрузок: 281 | Комментарии: 3 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 SergUsard  
0
<a href=http://zmkshop.ru/>металлообработка и металлоконструкции россии</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Часы:
Җырлар:
MP3-pla:

Copyright MyCorp © 2024